Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы мәдәният учреждениеләре МХО хәрбиләренең балаларына ярдәм чаралары күрсәтә

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары игътибардан читтә калмый.

Лениногорск мәдәният учреждениеләрендә үзешчән сәнгать һәм спорт секцияләренә бушлай йөриләр.

Лениногорск Мәдәният сарае хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең балалары Мәдәният сараенда узган концертлар, спектакльләр, тематик кичәләргә килгән, андыйлар ел башыннан 79 кеше булган, шулай ук кинозалдагы фильмнарны бушлай карау мөмкинлеге бар. Бу мөмкинлектән 702 бала файдаланган.

Мәдәният сараендагы үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм спорт секцияләренә ел башыннан бушлай 8 бала йөри.

М. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбенә МХОда катнашучыларның балалары – 13 кеше йөри.

Н.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбендә 2023-2024нче уку елында ике бала белем алган.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена СВОдагы хәрбиләрнең балалары – ел башыннан 31 кеше килгән.

Шулай ук “Район мәдәният йортлары” учреждениесендә мобилизацияләнүчеләрнең балалары үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бушлай йөри, андыйлар – 11әү дип хәбәр итәләр.

Авыл мәдәният йортларында уза торган чараларда да хәрбиләрнең балалары игътибарсыз калмый. Ярдәм чаралары дәвам итәчәк.

фото: Г.Нигъмәтзянова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев