50 ел тарихы булган һәйкәл.
Лениногорскида нефтьне беренче ачучылар монументын архитектура һәйкәлләре реестрына кертергә мөмкиннәр. Хәзер бу мәсьәлә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында карала, дип хәбәр иттеләр ведомствоның Телеграм-каналында.
Корылманы 1975 елда урнаштыралар. Ул Татарстанда нефть чыгару башлану символына әверелде. 33 метр биеклектәге монумент корычтан эшләнгән: үзәк конструкция фонтан кебек стильләштерелгән, аның тирәсендә нефтьчеләрнең скульптура сыннары урнашкан.
Быел Лениногорскида зур юбилейлар елы булды: «Лениногорскнефть» нефть-газ табу идарәсенең 80 еллыгын һәм шәһәрнең 70 еллыгын билгеләп үттек.
Шулай ук 2025 елда республиканың зур нефтен ачуны символлаштырган һәйкәлнең дә юбилее – аңа 50 ел булды.
Нет комментариев