Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Әнәс Вәлиев – республика бәйгесе җиңүчесе

8 март бәйрәме алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.



Казанга Хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган чарага Лениногорскидан бер төркем хатын-кызлар барды. Алар арасында төрле өлкәдә эшләүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әнисе һәм хатыны бар иде.

Чара Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды.  Популяр эстрада артистлары, республиканың танылган иҗат коллективлары бәйрәм концерты тәкъдим иткән.

Чарага чакырылган барлык хатын-кызларга чәчәк букеты һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

Шулай ук бу көнне «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. 

Лениногорскидан «Ир-ат – лидер» номинациясендә шәһәрнең мактаулы гражданины, трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан Федерациясе президенты Әнәс Вәлиев җиңү яулады. Аңа җиңүче дипломы тапшырдылар. Әнәс Вәлиев конкурсның зональ этабында, Әлмәттә дә җиңгән иде. Әнәс Кавыевич менә 30 еллап трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан Федерациясе президенты булып тора.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2174564.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев