Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Гыйззәтуллиннар гаиләсе “Пар канатлар” гаилә бәйрәмендә катнашты

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме кичәсе булды.

Бирегә «Тату гаилә - бәхетле гаилә», «Гаиләм - бәхет ачкычым», «Гаиләм – минем терәгем», «Гаиләм – минем дәүләтем», дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, гаилә бәйрәмен алып баручы Флюра Абдуллина.

Әлеге чарада Лениногорск районыннан яшь гаилә -  Гыйззәтуллиннар гаиләсе чакырулы иде. Гаилә башлыгы Гыйззәтуллин Раил "Газпром трансгаз Казань" оешмасында, тормыш иптәше Регина ханым - югары категорияле музыка белгече булып эшли. Алар чарада җырга-моңга гашыйк гаилә икәнлеген, үзләренең башкарган җырлары аша яңгыратканнар.

Шулай ук әлеге чарада Әлмәттән якташыбыз Гөлия Җамалиева ире Илдүз белән катнашкан. Алар 35 елдан артык гаилә корып яшиләр, «Гаилә» клубын ачканнар.

Гаиләләрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов сәламләгән. Алар гаилә кыйммәтләре, гаиләнең дәүләттәге тоткан роле турында чыгыш ясаган. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина фикерләрен шигъри юллар аша җиткергән.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды һәр гаиләгә бүләкләр тапшырган.

Фото: Флюра Абдуллина


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев