Лениногорскидан Казанга инструментлар һәм техник җайланмалар белән гуманитар йөк китте (+ фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Казанга инструментлар һәм техник җайланмалар белән гуманитар йөк китте (+ фотолар)

Күптән түгел Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Казанда мобилизацияләнгәннәр янында булып кайтуы турында язган идек.

 

Ул чакта Лениногорскидан мобилизацияләнгән ир-егетләр кирәкле приборлар һәм аппаратлар исемлеген әйткән булганнар.

Гуманитар йөккә, шулай ук дарулар, каплау материаллары, жилетлар һәм башкалар кергән.  Әлеге кирәк-яракларны шәһәрнең оешма-предприятиеләре җыярга ярдәм иткән.

Ярдәм итәргә теләүчеләр, шулай ук, «Казан-Экспо» һәм танк училищесындагы лениногорскилыларга азык - төлек: консерва, тушенка, ботка, су һәм башка ризыклар тапшырган.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов якташ ир-егетләр  белән элемтәнең алга таба да дәвам ителәчәген  һәм ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады.

 

Рамия Гарифуллина  тәрҗемәсе

Розалия Мостафина фотолары

http://leninogorsk-rt.ru


Нет комментариев