Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова «Әдәби марафон» проектының әдәби әйдаманнарын бүләкләү тантанасында катнашты

6 сентябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Әдәби марафон-2024” проектының әдәби әйдаманнарын бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Анда Лениногорск районыннан әдәби әйдаман, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәмсуарова катнашты.

Тантанада танылган язучылар, шагыйрьләр катнашты һәм чыгыш ясады. Алар арасында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, язучы Рифат Җамал, шагыйрә Илсөяр Иксанова һәм башка каләм ияләре бар иде. Алар әдәби әйдаманнарга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, татар әдәбиятын тагын да ныграк популярлаштыру темасына фикер алыштылар.

Һәр әдәби әйдаманга Язучылар берлегенең рәхмәт хатлары, Татнетны үстерү фонды һәм Белем радиосы белән бергә әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Чара барышында 1 октябрь көнне башланып китәчәк XXIX #ӘдәбиМарафон проектын үткәрү буенча яңа эш-гамәлләр турында сүз барды.

Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы әдәби марафончы атала. Лениногорскидан булган әйдаман – Ләйсән нәкъ тә шундый безнең. Лениногорск районының китап укучыларын берләштереп, алар белән тыгыз мөнәсәбәттә тора.

“Әлеге милли-мәдәни, тел язмышы, китап уку мәсьәләләрен яктырткан чарада катнашкач, туган тел язмышы ышанычлы кулларда икәненә ышандым. Әйдаманнар белән бергә күрешеп фикер алышу рухи яктан күңелемне баетты, күренекле шәхесләрнең файдалы фикерләре киләчәк эш-гамәлләремә юнәлеш бирде. Әдәби марафонны оештыручы, аңа җан өрүче, бар максаты туган телебезне үстерүгә юнәлдергән, милләтебез киләчәген даими кайгыртучы, әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләүче Татнетны үстерү фонды җитәкчесе,  шагыйрь Раил Гатауллинга зур рәхмәтемне белдерәм!”, - ди әдәби әйдаман Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова.

 

фотолар: Л. Шәмсуарова шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев