Лениногорскидан Нияз һәм Валерия Республика көнендә Казанда никахларын рәсмиләштерде
30 августта Казанда республиканың барлык районнарыннан килгән 45 пар берьюлы гаилә корды.
Бу матур чара Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Анда Лениногорск районын Валерия һәм Нияз Галиевлар гаиләсе тәкъдим итте. Бу хакта Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
Яшь парларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлаган.
Бәйрәм республика гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге тарихында быел икенче тапкыр узды.
Нияз – Лениногорскидан, ә Валерия – Туймазыдан. Быел медицина колледжын тәмамлаган, косметолог булырга укый.
Нияз – профессиональ спорт белән шөгыльләнгән, чаңгыда трамплиннан сикерү буенча спорт мастеры. Бүгенге көндә үз бизнесын үстерә.
Яшь пар Туймазыда танышкан. «Уртак дусларыбыз белән бер компаниядә ял иткәндә таныштык. Башта бераз бе-беребезгә ияләшә алмадык, ә аннары шундый якынайдык, шулай итеп бу хис мәхәббәткә әверелде», – диләр.
10 айдан Нияз сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
Яшь парны котлыйбыз, бәхетләр телибез.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев