Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Оренбург халкына гуманитар ярдәм китте

Оренбург халкына эчәргә яраклы су җибәрделәр.

Оренбург өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Өлкәдә яшәүче күпләр йорт-җирсез һәм акчасыз, гадәти әйберләр һәм уңайлыклардан мәхрүм калды. Бүгенге көндә язгы ташудан зыян күргәннәргә ярдәм итү кирәк. Лениногорск та моннан читтә калмый.

Оренбург ягына Лениногорскидан эчәргә яраклы су төялгән 20 тонналы фура юлга кузгалды. Фурага 5 литрлы 3 мең 600 данә шешә төялгән.

«Агропак-Татарстан» гуманитар йөккә ярдәмен кертте, сулар белән тәэмин итте. Кичә, Ураза бәйрәме көнендә, заводка дежур смена машинага суларны төяү өчен эшкә чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев