Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан «С любовью и молитвами» волонтер төркеме 94нче гуманитар йөкне СВОга озатты

Хәрби операция зонасына ярдәм

Лениногорскиның “С любовью и молитвами” – “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеменнән 94нче гуманитар йөк хәрби операция зонасына юл алды.

Халкыбыз бердәм безнең, хәрби операция өчен көчен дә, акчасын да кызганмый. Бигрәк тә авылларыбызның активлыгын, тырышлыгын билгеләп узарга кирәк. “С любовью и молитвами” волонтер төркеме җитәкче Эльмира Уламасова да моны һәрвакыт әйтә килә. 

-    Без күбәү, без бердәм, авыр чакта без – бергә. Лениногорск районы авылларының шулай ярдәм итүе зур горурлык, мин чын күңелемнән хәрби операциягә ярдәм итүче авыл җирлекләренә, авыл халкына рәхмәт сүзләре җиткерәм, - ди Эльмира ханым.

Бу юлы гуманитар йөк Донецк якларындагы госпитальгә китте.  “Госпитальгә дигән гуманитар йөкне тиз арада, атна-ун көн эчендә җыярга туры килде. СВО хәрбие безгә госпиталь өчен ярдәм сорап, мөрәҗәгать итүе булды, без эшкә тотындык. Волонтер төркем филиалларына мөрәҗәгать иттек, мессенджерларда кирәкле әйберләр исемлеге таратылды. Зәй-Каратай, Куакбаш, Иске Шөгер, Кирлегәч, Сарабиккол, Урдалы,  Шөгер, Яңа Иштирәк, Федотовка, Ивановка, Яңа Сережкино, Мичурин, Урмышлы, Чүте, Түбән Чыршылы, Кузьминовка авыллары зур ярдәм күрсәтте, зур рәхмәт аларга”, - ди Эльмира Уламасова.

Гуманитар йөк өчен булышлык күрсәтүче игелекле зат – хәйрияче, эшмәкәр Рамиз Мамедовны да аерым билгеләп үтәсе килә. Ул “спанбонд” тукымасы алыр өчен финанс ярдәме күрсәтә. Гуманитар йөктә 49 маскировка челтәре китә.  
Шулай ук Рамиз Мамедов ике генератор, 40 куб такталар, фанералар (госпиталь төзелеше өчен)  тапшыра. Ул фураны урынга барып җиткезү өчен дә финанс ярдәме күрсәткән. 

“Госпитальдәгеләр өчен медикаментлар, күп кенә одеяллар, урын-җир әйберләре, эчке киемнәр, носкилар, азык-төлек һәм тәм-томнар китте. “Ихлас” мәчете ярдәм итте, Садриев урамындагы “Добрый лекарь” даруханәсе, Социаль фонд коллективы, ветераннар советындагы “Магия рукоделия” клубы, «Всё своё -Лениногорск» группасы булышты, 8нче мәктәп коллективы, Ивановка һәм Яңа Сережкино мәктәпләре, Яңа Сережкино балалар бакчасы, Тимәштәге “Ласточка” балалар бакчасыннан рәсемнәр, хатлар китте. Әлеге мәктәпләр, бакчалар – безнең уң кулыбыз”, - дип сөйли Эльмира ханым. 

Әлбәттә, “С любовью и молитвами” волонтер төркемендәге апаларның ярдәме зурдан. Алар бу – 94нче гуманитар йөккә дигән әйберләрне туплап, төргәкләп, тартмаларга әллә кайдан күренеп тора торган, йөрәк символы төшерелгән рәсемне ябыштырып, әйберләрне ташып һәм, әлбәттә, камыр ризыклары пешереп озатты. 

 Һәр ярдәм – кирәкле, һәр эшләнгән эш җиңү көнен якынайтуга адым ул. Безнең халык тыл көче зур, көчле икәнен күрсәтте һәм ярдәм итүен дәвам итә. Тизрәк ил-көннәр тынычлансын иде дә, курку белмәс якташ ир-егетләр исән-сау кайтсыннар иде.

Фотолар: Ильмира Гареева һәм ЛМР сайты. Шулай ук Эльмира Уламасовадан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев