Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Шакировлар гаиләсе «Гаилә масштабында уку» республика конкурсында җиңү яулады

Казанда Р. Миннуллин исемендәге республика балалар китапханәсендә «Гаилә масштабында уку» - «Чтение семейного масштаба» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурста Татарстанның 21 муниципаль районыннан 49 гаилә катнашкан. Шулардан 5 гаилә җиңүче булып таныла. 

Лениногорск районыннан Шакировлар гаиләсе - "Иң талантлы китап укучы гаилә" номинациясендә җиңүче була. Алар - Мичурин авылы китапханәсенең укучылары.

Җиңүчеләргә китаплар, тәм-томлы бүләкләр, Казанның төрле мәдәният учреждениеләренә бушлай барыр өчен сертификатлар тапшырылган. 

Моннан тыш җиңүче гаиләләргә Татарстан Дәүләт Советына рәсми рәвештә Гаилә елын ачу тантанасына чакыру да биргәннәр. Чара гыйнварда узачак.

 

фотолар: https://vk.com/rdbrt81

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев