Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде

Бүген Лениногорскида бәйрәм чаралары уза.

Шәһәрнең 70 еллык юбилее, “Лениногорскнефть” идарәсенең 80 еллык юбилее билгеләп үтелә.
Чараларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ул башта  Лениногорск балалар йортында булды. Биредә ул биолабораториянең яңа теплицасын һәм балалар чәй фабрикасын карады, шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән аралашты.

Шөгер авылында нефть музее мәйданчыгында «Кара Алтын» иммерсив спектакленең премьерасы узды. Спектакльне беренче булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады. 

Спектакль тамашачыларны хореографик һәм вокаль номерларны үз эченә алган тарихи вакыйгалар турында сөйләве белән сөендерде. Моннан тыш, артистлар тамашачылар белән үзара бәйләнештә булган өлешләре дә күп.

фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев