Лениногорскилы Николай Фадеев  өстәл теннисы буенча - беренче
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Николай Фадеев өстәл теннисы буенча - беренче

Самарадан өстәл теннисы буенча узган ярышлардан

Лениногорскидан Николай Фадеев Самарадан өстәл теннисы буенча узган ярышлардан уңышлар белән кайтты.

Россия Пенсионер союзының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 15-16 августта Самарада өстәл теннисы буенча Беренче ракетка Кубогына бөтенросссия турниры үткән. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Тверь, Орел, Ульяновск, Дзержинск, Уфа, Сызрань,Тольятти, Чиләбе, Яр Чаллы, Лениногорскидан спортчы ветераннар катнашкан. 

Лениногорскилы Николай Фадеев 70 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә шәхси зачетта беренче урын ала һәм парлы уйнауда икенче урынга лаек була. 

 

фото: Фәридә Усмановадан

 


Нет комментариев