Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы ташландык бакча участокларыннан кыргый үлән җыеп йөргән

Лениногорск шәһәр суды законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик сатып алган һәм аны саклаган өчен гражданин И.га карата хөкем карары чыгарды.

Бу хакта суд үзенең сайтында хәбәр итә.

Суд материалларыннан аңлашылганча, гражданин И. ташландык бакча участокларыннан составында киндергә охшаш наркотик матдә булган кыргый үлән җыйган. Ул аларны өенә алып кайткан, киптергән һәм өендә саклаган.

Узган елның декабрендә гражданин И. үзенең танышы З. соравы буенча аңа наркотик матдә сатып алып бирә. Әмма шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. 

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды, эшләгән эше өчен үкенүен белдерде. Суд гражданин И.ны  РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты, шулай ук РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлеше буенча гаеп билгеләнде һәм аңа 5 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев