Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Әдәби марафон» финалистларын бүләкләү тантанасында катнаштылар (+ фотолар)

13 декабрьдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында 25нче әдәби марафон финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага Лениногорск районыннан 4 кеше барды. Лениногорск #әдәби марафончыларының әйдаманы Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова әйтүенчә, XXV әдәби марафонда безнең районнан 37 кеше катнашкан. “Соңгы марафон нәтиҗәләре буенча, Лениногорск районы китап укучы районнар арасында 4 урында тора. Әлеге ярышта марафонда иң күп китап укыган районнарны да билгелиләр”, - ди Ләйсән ханым.

Әдәби марафончыларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Тинчурин театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов, әлеге марафонны оештыручы Раил Гатауллин һәм башкалар котлаган.

Һәр марафон тәмамлангач, китап укучылар анкета тутыра. Анкета нәтиҗәләре буенча иң популяр 10 язучы билгеләнә. Шушы 10 язучыга бүләкләү чарасы вакытында районнарның әдәби әйдаманы бүләк тапшыру традициясе бар. Безнең район әйдаманы Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова да башка әйдаманнар белән берлектә бүләк тапшырды.

Татарстан Язучылар берлеге исеменнән шушы 10 әйдаманга Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Әдәби марафончыларны бүләкләү тантанасында 21 көн буена К.Тинчурин әсәрләрен укыган кешеләрне билгеләп үткәннәр. (Тинчурин әсәрләрен укучылар арасында җиңүчеләрне аерым билгелиячәкләре марафон башланыр алдан хәбәр ителгән булган).

Көз аенда нәтиҗә ясап, кайберәүләрне Тинчурин театрына чакырып бүләкләгән булганнар да инде.  Ул чакта Яңа Иштирәк авылыннан Зилия Хәмзина җиңүче булып, өч спектакльгә керергә сертификат һәм истәлекле бүләк алып кайткан иде.

Кичәге тантаналы чарада Тинчурин әсәрләрен укыган башка марафончыларны да билгеләп үткәннәр. Алар арасында Зәй-Каратайдан Резедә Камалетдинова булган.

«Соңгы ике елда ВКонтакте социаль челтәрендә 85 меңнән артык #ӘдәбиМарафон хэштегы белән төрле язмалар урнаштырылган. Димәк, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә 85 меңнән артык төрле язучылар, шагыйрьләр, драматургларның әсәрләреннән өзекләр белән танышырга мөмкин, дигән сүз», - дигән  #ӘдәбиМарафон оештыручысы Раил Гатауллин.

 

фотолар: Ләйсән Шәмсуарова-Рахмановадан тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбимарафон Лениногорск әдәбимарафончылар XXV әдәби марафон