Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар ат өстендә көрәш буенча Татарстан чемпионатыннан җиңүләр белән кайттылар

Азнакайның Актүбә бистәсе ат-спорт мәктәбендә ат өстендә көрәшү буенча Татарстан чемпионаты узды.

«Аударыш» 20дән  артык команда составында 90га якын спортчы чыгыш ясаган. 
Әлеге ярышларның инициаторы, бүгенге көндә татар атларын үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин.

“Әлеге спорт төре белән кызыксынучылар да елдан-ел арта, халыкара ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләребез бар”, — ди ул.

Лениногорскилылар "Аударыш"та сынатмады.

Ярышларда яшь егетләр арасында Куакбаш егетләре: Галиуллин  Нияз 70килограммга кадәр авырлыкта беренче урын , Зарипов Эльмир 90кг га кадәр үлчәүдә өченче урын алды.

Зурлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Суранбек Уулу Кубанычбек –  I урын, Вафин Фәнил – 2 урын, 100 кг-нан артык үлчәүдә  Хайбриев Динар 1 урын , ә Мулендеев Алексей 3нче урын алды

Ярышларны ачу тантанасында  «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин катнашкан. 

Рөстәм Мөхәммәдиев үзенең чыгышында  республикада соңгы елларда ат спортына зур әһәмият бирелүен, татар атын рәсмиләштерүдә зур көч куеп, ат үрчетү белән шөгыльләнеп, ярышларны уздыру белән янып йөргән Фәрит Нәбиуллин кебек кешеләрнең булуы исә  горурлык булуын билгеләп үткән. 

 

фотолар: https://aznakaevo-rt.ru/  һәм Куакбаш авылы группасыннан
 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев