Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Безнең ишегалды» программасы буенча быел төзекләндереләчәк ишегаллары буенча булган сорауларын Казан белгечләренә җиткерде

Лениногорскида яшәүчеләр “Безнең ишегалды” программасы буенча быел төзекләндереләчәк ишегалларына кагылышлы сорауларын Казаннан килгән белгечләргә җиткерә алды. Очрашу Мәгариф идарәсенең актлар залында узды.


Быел Лениногорскида 24 ишегалдына капиталь ремонт үткәреләчәк. Узган ел 46 ишегалды яңача төсмер алды. Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков әйтүенчә, узган ел шәһәрдән тыш, районнардагы ишегалларында эшләр башкарылган: Тимәш, Зеленая Роща, Шөгер, Яңа Чыршылыда ишегаллары үзгәреш алды.

“Безнең ишегалды” программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2020 елда гамәлгә керде. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда: мондый программа Россиядә юк”, - дип билгеләп үтте Казаннан килгән, Татарстан шәһәрләре үсеше буенча институт белгече Рушан Сәфәргалеев. Ул программа турында бәйнә-бәйнә барысын да аңлатып сөйләде. Аның фикеренчә, программаның төп принциплары шәһәр төзелеше, яшелләндерү, куркынычсызлык өлкәсендәге экспертлар фикерләрен исәпкә алып эшләнгән.

Программага керү шартлары: проектка 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йорт ишегаллары керә. Шулай ук асфальт өслеге сыйфаты техник инвентаризация бюросы нәтиҗәсе буенча канәгатьләндерерлек түгел дип бәяләнгән булуы да кирәк. “Эшләрне башкарыр алдыннан ишегалларын ниндидер бер ябык киңлек түгел, ә шәһәрнең бер өлеше дигән принциптан чыгып эшләнелә. Шунлыктан балалар мәйданчыклары һәм ишегаллары коймалар белән әйләндереп алынмый. Ишегалдында автомобильләр кую урынын, ягъни парковканы тәртипкә генә китерәбез, ә урыннар санын арттыра алмыйбыз. Ә күпчелеге бездән шуны таләп итә”, - ди Рушан Сәфәргалеев.

Ул көнне очрашуга килгән лениногорскилылар Казан белгечләренә үзләренең сорауларын җиткерде. Татарстанның 10 районы буенча куратор Лиана Адыгашева, Лениногорск буенча проектлаучы Ильвира Исламова экранда йорт ишегалларын күрсәтеп, яшәүчеләрдә булган сорауларны ачыкладылар. Әйтик, Ленинградская, 47нче йортта яшәүчеләрне подъезд каршында яңгыр сулары җыелып торуга борчыла. Ремонт вакытында бу сорау хәл ителсен иде, ди алар.

“Безнең ишегалды” программасы турында ишетәбез, укыйбыз. Бик яхшы программа. Безнең йорт 1960 елгы. 2010 елда йортка капиталь ремонт булды, быел җәй ишегалдында эшләр башкарылачак. Безгә “лежачий полицейский” да куярга кирәк. Шулай ук кер кую урынын да калдырсыннар. Сорауларымны белгечләргә җиткердем, киңәштек алар белән.Барысы да уңай якка чишелеш алыр дип ышанабыз”, - ди лениногорскилы Надежда Степановна.

 

Розалия Мостафина фотолары


3 ел эчендә Лениногорскида йөздән артык ишегалды төзекләндерелгән. Татарстан буенча 3 меңнән артык ишегалды үзгәреш кичергән. Программа буенча сорауларны “кайнар линия”гә шалтыратып бирергә була: 8 (800) 27-5-2020

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев