Лениногорскилылар Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көнендә катнашты
27 июль – Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне.
Бу фаҗигале дата төбәк тормышын мәңгегә үзгәрткән һәм кешеләрнең йөрәкләрендә яралар калдырган вакыйгаларны искә төшерә.
Россиядә Киев режимы ерткычлыклары аркасында һәлак булган Донбасс балаларын искә алалар.
Лениногорск шәһәренең Дан аллеясында, Билгесез солдат һәйкәле янында, Мәңгелек ут янында шушы көнгә багышланган митинг үткәрелде.
Яшь армиячеләр һәм Ветераннар советы әгъзалары корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Лениногорск муниципаль берәмлегенең ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова яшь буынга Донбасста Украина нацистлары кулыннан бер гаепсез балалар һәлак булуы турында әйтте. «Без аларның әти-әниләре белән бергә кайгырабыз. Аларны онытмыйбыз», – диде.
Яшь армиячеләр алар истәлегенә кәгазьдән ясалган ак торналар фигуралары куйды, чәчәкләр салдылар. Митингта катнашучыларның һәрберсендә бу акциягә кушылу билгесе итеп ак тасмалар беркетелгән иде.
фотолар: Г.Хәлимовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев