Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар гаилә архивын тапшырып, 50 мең сумга ия була ала

Лениногорскилылар «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында катнаша ала.

Бу хакта Лениногорск архив бүлеге хәбәр итә.

Жюрига гаилә архивыннан документлар, фотосурәтләр һәм видеодокументларның бай коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль этап һәм республика этабы.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата премияләр бирелә: беренче урын өчен – 50000 сум, икенче урын өчен – 30000 сум, өченче урын өчен – 20000 сум.

Конкурсның муниципаль этабында катнашуга гаризалар Лениногорск архив бүлеге тарафыннан электрон рәвештә яки  үзегез кулдан тапшырырга була, 2025 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Барлык сораулар буенча архив бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз: Лениногорск шәһәре, Куйбышев урамы, 21 йорт, тел.5-48-96.

Бүлек җитәкчесе Максимова Наталья Викторовна, эл.почта: Natalya.Maksimova@tatar.ru

 

фото: Заман сулышы архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев