Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк

Лениногорск районында 4 мең 120 эшләүче пенсионерларның 1 августтан пенсияләре артачак.

Шәһәрдә һәм районда аларның саны әлеге категория кешеләренең гомуми саныннан 16,8 процент тәшкил итә.

“2024 елда рәсми рәвештә эшләвен дәвам иткән һәм эш бирүчеләр иминият взносларын түләгән пенсионерлар өстәмә түләү алачак”, - дип ачыклык кертте СФРның Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Ул пенсияләрнең артуы элек исәпләнмәгән өстәмә пенсия баллары исәпкә алыну белән бәйле, дип аңлатты. Бу баллар эш бирүченең хезмәткәр өчен 2024 ел дәвамында күчереп барган иминият кертемнәреннән исәпләнә.

Эшләүче пенсионер өч пенсия коэффициентыннан артмаган өстәмә түләү алырга мөмкин. Шул ук вакытта әле пенсиягә чыкмаган кешеләр бер елга 10 пенсия коэффициенты эшли ала.

Бер пенсия коэффициенты башта ук иминият пенсиясе билгеләнгән параметрларга бәйле. 

Яңадан исәпләү өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Акча августта гадәти график буенча күчереләчәк. Яңадан санау гаризасыз гына була.

 

4120  - барлык эшләүче пенсионерлар
1648 – ир-атлар
2472 – хатын-кызлар
2781 – 65 яшькә кадәргеләр
1339 – 65 яшьтән олыраклар

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев