Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: һәркем халык автоинспекторы була ала

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә, аларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә катнаша алулары турында белдерә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау өчен "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы барлыкка килде.

Аның ярдәмендә Һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә ачыкланган хокук бозу турында автоинспекциягә хәбәр итә ала.
«Халык инспекторы» мобиль кушымтасын iOS һәм Android смартфоннарына урнаштырырга мөмкин.

«Халык инспекторы» кушымтасына теркәп куярга мөмкин булган хокук бозулар исемлеге дә бар:

-газонда, балалар мәйданчыгында яисә чүп-чарны чыгару өчен коммуналь техникага комачаулый торган урыннарда парковка;
 -җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү;
- светофорның тыючы сигналына хәрәкәт итү;
 -каршы як полосага чыгу;
 - куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу;  
- руль артында утыручы шоферның телефоннан сөйләшүе.

 «Халык инспекторлары»  кушымтасына теркәп кую өчен 15 секундлык видеоролик төшерергә кирәк, анда автомобиль төрле ракурстан күренеп торырга, шул исәптән дәүләт номеры да күренергә тиеш.

«Халык инспекторы»  җибәрелгән мондый тәртип бозулар расланган очракта, аларны җибәргән гражданнарны  6 категория буенча акчалата бүләкләү булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев