Лениногорскилылар игътибарына: Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә тәүлек дәвамында шалтыратып була
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: Социаль фондның бердәм контакт-үзәгенә тәүлек дәвамында шалтыратып була

Лениногорскилыларга Россия Социаль фондының контакт телефонын искә төшерделәр

СФРның Лениногорск клиент хезмәте бердәм контакт -үзәк аша мәгълүмат һәм консультация алырга мөмкин булуын искәртте.

Белешмә һәм консультацияләр сорап  Бердәм контакт-үзәккә 8-800-10-000-01 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

«Телефонда тавыш ярдәмчесе – Ян эшли. Ул атнаның барлык көнендә тәүлек дәвамында   шалтыратулар кабул итә һәм кирәк булганда оператор белән тоташтыра", - дип ачыклык кертте Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

"Шәхси мәгълүматлар таләп итми торган, гомуми характердагы сорауларны сез һәрвакыт Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең рәсми аккаунтларында бирә аласыз", - дип ачыклык кертте Айгөл Исламова.

 

Фото: СФР


Нет комментариев