Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар йөгерәчәк: Милләтләр кроссы узачак

21 сентябрьдә Лениногорскида Бөтенроссия йөгерү көне үтәчәк.

Милләтләр кроссына старт 10 сәгать 30 минутта бирелә. Йөгерешчеләрне теркәү: 9 сәгать 30 минутта, ачылыш 10.00 сәгатьтә.
Ул көнне берничә төр йөгереш узачак: 8-9, 10-11нче сыйныф укучылары арасында, уку йортлары арасында, предприятие-оешма вәкилләре арасында, ветераннар һәм җитәкчеләр йөгереше һәм гаиләләр йөгерешенә бүленәчәк.

Спорт чарасы И. Хәсәнов исемендәге спорткомплексы янында узачак (Школьная урамы, 52нче йорт)

Белешмәләр өчен телефон: 5-17-54

Бу көнне шулай ук ГТО тапшыру мәйданчыгы да эшләячәк, ди оештыручылар.

 

фото: архивтан, 2023 ел йөгереше

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев