Лениногорскилылар йөгерергә әзерләнә, «Милләтләр кроссы» узачак
Татарстан буенча үтәчәк.
20 сентябрь көнне, бу шимбәдә Лениногорскида "Милләтләр кроссы” – “Кросс нации" узачак.
10.00 сәгатьтә кроссның ачылышы була.
10 сәгать 30 минутта И. Хәсәнов исемендәге спорткомплекс янында старт биреләчәк.
Бу көнне 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр ГТО нормативларын тапшыру да була.
Йөгерү берничә номинация буенча узачак: 8,9,10,11нче сыйныфлар арасында, уку йортлары арасында, предприятие-оешмалар арасында, ветераннар һәм җитәкчеләр арасында һәм гаилә йөгереше.
Белешмәләр өчен телефон: 885595- 5-17- 54
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев