Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар юлдан читтә йөри торган мототранспорт чараларын йөртер өчен имтихан тапшырды

Юлдан читтә йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне «Татнефть» укыту үзәгенең Лениногорск филиалы укытып чыгарды.

Бу хакта Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов хәбәр итә.

Мототранспорт чараларын йөртер өчен имтихан тапшыручылар башта теоретик өлешне  тапшырды, ул учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада эшләделәр.

Практик өлешне кар-сазлыкта йөри торган машинада үттеләр. 

Имтихан тапшырырга 10 курсант гариза биргән,   9ы имтиханга кертелгән, 7се уңышлы тапшырган.

Материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар. Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан булачак.

 

фото: Илнур Галимовтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев