Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Изге Болгар» җыенында катнашып, чараларны күреп кайттылар

Изге Болгар җыены – мөселманнар тормышында тарихи һәм дини яктан әһәмиятле кыйммәтләрне үз эченә алган көн ул.

 Елдан-ел Татарстан мөфтияте әлеге вакыйганы дини яктан үстерә, һәм быел да программага күбрәк вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр кертелде.

Лениногорскидан 200дән артык кешелек делегация  Изге Болгарда ислам дине дәүләт дине итеп кабул ителүнең 1103 еллыгын бәйрәм итүдә катнашып кайтты. 

Болгар җыенында Лениногорск делегациясе белән берлектә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов катнашты.

Җыенның тантаналы өлешендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, бик күп абруйлы дин әһелләре катнашты.

Җыенның быелгы үзенчәлеге итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Болгар цивилизациясе музеенда «Той далекой весной 1945 года» дигән күргәзмә эшләвен әйтергә кирәк. Коръән музеенда Болгар шагыйре Кол Гали һәм аның танылган «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә оештырылган. Әлеге поэма Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнеп, XIII гасырның беренче яртысында иҗат ителгән. Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр.

 Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2025 ХVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.

Җәмәгать белән намаз уку Изге Болгар җыенының кульминацион өлеше булды. Намазны Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барды. Намаздан соң дин кардәшләр динебез һәм Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән бабаларыбыз рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылды.

Барлык теләүчеләр өчен экскурсияләр, ярминкә, остаханәләр  эшләде.

 

фотолар: ТГ-канал М.Гирфанов

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев