Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Кара алтын» документаль мюзиклында катнаша ала

Компаниянең юбилеена багышланган уникаль проект әзерләнә — яңа документаль мюзикл, ачык һавада татар һәм рус телләрендә – «Кара алтын» спектакле.

Актерлар  - алар «Татнефть» хезмәткәрләре һәм ветераннары, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр, «Аулак» театры артистлары белән берлектә гади кешеләрнең ничек танышулары, гаилә корулары, киләчәкләрен нефть төбәге белән бәйләп, монда калулары турында сөйләячәкләр.

Җырларның күпчелеге шулай ук вакыйгада катнашучылар тарафыннан язылган,  алар тарихи геройларның иң бәхетле көннәрен чагылдыра.

Документаль мюзиклны күрсәтү Нефтьчеләр көне алдыннан 23, 24, 30, 31 август көннәрендә Шөгер нефть музеенда узачак. Ә 6 сентябрьдә нефтьчеләр каласы – Әлмәттә Каракүз скверында карый һәм бәяли алачаклар.

Бу гадәти булмаган спектакльнең актеры булырга телисезме? 9 августка кадәр «Татнефть» амбассадоры, «Социаль театр» җитәкчесе Эльвира Галиевага почтага ирекле рәвештә хат языгыз galeeva@bf-tatneft.ru  һәм иҗади командага кушылыгыз.

 

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев