Лениногорскилылар Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә катнашты
Лениногорскилылар башкалабыз Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының финалында катнашып кайттылар.
Финалга кадәр Лениногорскидан 5 кеше әлеге конкурсның зональ этабында җиңү яулады. Зональ этап узган ел узды, ул чакта Лениногорск районы 8 номинациядә үзләрен тәкъдим итте, шуның бишесе җиңде.
«Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Лениногорскнефть» идарәсенең операторы Светлана Веденеева җиңүче булды. Бәйгедә катнашырга аңа хезмәттәшләре тәкъдим иткән һәм ялгышмаганнар. Әйләнә-тирә дөньяга аерым карашлы һәм иҗади яктан мавыгулары белән күпкырлы шәхес жюри әгъзаларын сокландырган. Светлана Александровна үзенең чыгышында нефть эшен яратуын, казанышлары һәм мавыгулары турында сөйләгән. Ул уенчыклар ясау белән дә мавыга. Аның уникаль эшләре, төрле материаллар өстәп, полимер балчыктан эшләнгән.
«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә 14 нче мәктәп укытучысы дефектолог Наталья Сивачевага тиңнәр булмады,
«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә Лениногорск ТППО профкомы рәисе Юлия Новичкова җиңде,
«Хатын-кыз – ана» номинациясендә 5 бала әнисе Рузилә Мусина һәм
«Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» номинациясендә Лениногорск районы буенча ЦССП җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов җиңде.
- Әлеге конкурс менә 20 елдан артык республикабызда үткәрелә. Татарстан Рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук ТР Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Өч этапта уза: муниципаль, зональ һәм республикакүләм. Күркәм гадәт буенча март башында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсына йомгак ясала. Быел бәйгегә барлыгы 44 районнан 320 гариза кабул иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев