Лениногорскилылар Казанда «Хикмәт» чемпионатында катнаштылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Казанда «Хикмәт» чемпионатында катнаштылар

Казанда пенсионерлар арасында компьютер ярышлары буенча “Хикмәт” дип аталган чемпионат уздырдылар.

Ярышларда 115 кеше, 58 команда катнашты. Алар барысы да – Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәләреннән иде. 

Безнең Лениногорскины Римма Мөхәммәтҗанова һәм Айрат Фәтхуллин тәкъдим итте. Пенсионерларга – ярышта катнашучыларга 2 сәгать эчендә өч этапны узарга кирәк иде. 

“Бөек Җиңүгә 80 ел” этабында интернет челтәрендә төгәл мәгълүматлар табу, “Бөтен дөнья – кесәдә” этабында смартфон белән нәтиҗәле итеп куллана белүне күрсәтү, “Мәгълүмати куркынычсызлык” этабында дәүләт хезмәтләре порталында эшли белү сәләтен күрсәттеләр.  

 

фото: Фәридә Усмановадан

 


Нет комментариев