Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен: бәйрәм көннәрендә кайда, нәрсә була?

Алда - 4,5, 6 ноябрьдә - бәйрәм көннәре көтә.


Лениногорскида 4 ноябрь көнне үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Шул ук көнне, 4 ноябрьдә үзәк мәйданда колоннадада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт була.

Анда үзешчән артистлар, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Концерт 9.00 сәгатьтә башлана.

6 ноябрь көнне – Татарстан Конституциясе уңаеннан Мәдәният сараенда хәйрия концерты. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү бушлай. Чара махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән үткәрелә. Мәдәният сарае фойесында һәм сәхнәдә акчалата ярдәм җыю өчен тартмалар куела.

6 ноябрьдә Лениногорск Балалар йорты мәйданчыгында квест-уен уза. Берләшүгә юнәлткән уеннарны студентлар лигасы оештыра.

7 ноябрь көнне “Долголетие” үзәгендә  (Куйбышев урамы, 20нче йорт) Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика студентлары чыгыш ясаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев