Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар шимбә көнне диспансеризация уза ала

Лениногорск поликлиникаларында эш көннәрендә диспансеризация узудан тыш, аны бу шимбәдә – 25 мартта да узып булачак.


Лениногорск үзәк район хастаханәсе һәм медсанчасть поликлиникаларында иртәнге 8.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр диспансеризация узарга мөмкин. Бу хакта үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Розалия Зарипова хәбәр итә.

Лениногорск поликлиникаларында һәм Шөгер участок хастаханәсендә диспансеризациянең гади һәм тирәнәйтелгән төрен үткәрәләр, ди ул.

Диспансеризациягә дәүләт хезмәтләре порталында  (uslugi.tatarstan.ru), үзәк район хастаханәсе поликлиникасындагы терминал ярдәмендә һәм телефоннар аша язылырга була. Телефоннар: 8(8595) 5- 03-75 (ЦРБ поликлиникасы), 3-42- 95 (Шөгер участок хастаханәсе).

Үзегез белән паспорт һәм медицина полисы алырга онытмагыз.

 

Р. Мостафина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X