Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар Татарстан Дәүләт Советында бүләкләнде

Күптән түгел Татарстан Дәүләт Советында Бөтенроссия хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү һәм тарихи-агарту конференциясе узды.

Конференциядә Лениногорск районы ветераннар советы вәкилләре: туган якны өйрәнүче Наил Сәйдәшев, ветеран-төзүче Рәсим Гәрәев һәм һәм ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова катнашты.

Конференция юбилей даталарына багышланды: М.Җәлилнең 120 еллыгына, Г. Тукайның 140 еллыгына һәм Бөек Җиңүгә.
Туган якны өйрәнү эшен яхшы оештырулары өчен Н. Сәйдәшев, Р.Гәрәев, Г.Хәлимова Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Лениногорск ветераннар Советының туган якны өйрәнүчеләре Лениногорск шәһәре мэры Марат Гирфановка мондый әһәмиятле конференциягә баруны оештырган өчен рәхмәт белдерәләр.

 

фотолар: Г.Хәлимовадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев