Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Тимер» һәм «Алга» батальоннарына гуманитар ярдәм җибәрде

Ярдәм итәргә дигән ике гади сүзгә никадәр игелек хисләре салынган икәнен ике машинага төялгән йөктән күреп була иде. Бу атнада Лениногорск шәһәре һәм районы халкыннан “Алга” һәм “Тимер” батальоннары өчен гуманитар ярдәм җибәрелде.


Гуманитар ярдәм төялгән ике “Газель” машинасын тантаналы итеп озатып калды лениногорскилылар. Машиналарны озату чарасына да  килүчеләр битарафлык күрсәтеп кенә үз көйләренә яшәүчеләр түгел. Татарстан батальоннары хәрбиләре өчен барлык кирәк-яракны тиз арада, бердәм булып җыеп китергәннәр шул. Азык-төлек продуктлары, эчәргә яраклы су, медикаментлар, антисептиклар, шәхси гигиена әйберләре, көнкүреш химиясе, урын-җир әйберләре, киемнәр – машина эчендә тартмаларда булган әйберләр болар.

Барысы да махсус хәрби операциядәгеләр өчен кием тегүдән башланган. “Шьем для наших, Лениногорск -Татарстан” (“Безнекеләр өчен тегәбез”) иҗтимагый хәрәкәте мондый игелекле эшне башлап җибәрә. Аларның максаты – җылы киемнәр белән хәрби операциядәгеләрне тәэмин итү. Аерым алганда, балаклава  һәм флистан тегелгән свитер (толстовка) тегә башлыйлар алар. “Шьем для наших, Лениногорск -Татарстан” хәрәкәтен оештыручы – лениногорскилы Альбина Зарипова. Аның әйтүенчә, балаклавалар һәм толстовкалар тегәргә тукыма сатып алыр өчен матди ярдәм генә җыярга түгел, ә башка, беренчел кирәк-ярак предметлар белән дә тәэмин итәргә дип килешкәннәр.

“Социаль челтәрдә, аерым алганда ВКонтакте, Телеграм-каналда төркем булдырдык, лениногорскилылар китергән әйберләрнең фотоларын куеп бардык. Шулхәтле күп кеше ярдәм күрсәтте, китерделәр дә китерделәр. Шәһәрдәге предприятие-оешмалар, бизнесменнар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, авылларда яшәүчеләр зур ярдәм күрсәтте, аларның кайберләре хәтта әйберләрен күтәреп, попутка белән шәһәргә килеп, кирәкле предметларны, продуктларны калдырып киттеләр. Быел балның уңышы мулдан булды, шунлыктан әлеге продукция дә күп җыелды. Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән балалар хатлар яздылар, открыткалар ясадылар. Аларны да тартмаларга салдык, йон носкилар да бәйләүчеләр булды, балалардан булган кечкенә язу кисәкләрен носки эченә куйдык. Ул язуларны алгач, бераз булса да, кәефләре күтәрелсен”, - дип сөйли Альбина Зарипова.  

Җылы кием һәм балаклава тегүгә килгәндә, әлбәттә,  аларны да теккәннәр. Дөрес, тукыма соңрак кайтып җитү сәбәпле, ике төргәк тукымадан теккәннәр. Бер төргәктә 30 метр флис, бер төргәктән 35 комплект чыга, ди Альбина. Димәк, 70 комплект батальон хәрбиләренә китте, дигән сүз.

Альбина Зарипова әйтүенчә, Лениногорск чик сакчылары берләшмәсе белән берлектә бу зур эшне башкарганнар. “Минем белән элемтәгә Артем Сарбаев – берләшмәнең рәисе чыкты. Егетләр барлык эшләрдә дә ярдәм иттеләр”, - ди.

Гуманитар ярдәмне озатуда район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков битараф булмаган лениногорскилыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук Артем Сарбаев та рәхмәт әйтеп чыгыш ясады, Альбина Зарипованың әһәмиятле, игелекле эш башлап җибәрүен билгеләп үтте.

 

Розалия Мостафина

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев