Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар «Тоталь диктант» язачак

«Тоталь диктант» 8 апрельдә, шимбә көнне узачак.

 

Лениногорск шәһәре һәм районында 17 мәйданчыкта диктантны язачаклар. Шәһәр мәктәпләрендә, нефть техникумында, Зеленая Роща, Тимәш, Шөгер, Иске Куак мәктәпләрендә дә белемнәрен сынап караячаклар.

 Инде егерменче тапкыр узучы диктантта катнашучылар үзләренең дөрес яза белү күнекмәләрен тикшерә һәм заманча рус әдәбияты белән таныша алачак. Бу юлы диктант өчен текстны язучы Василий Авченко әзерләгән. Текст рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгыш тикшерүчесе Владимир Арсеньвка багышланган.

Акциянең максатлары - һәр кешегә дә дөрес яза белү мөһим икәнен күрсәтү; рус телен өйрәнүнең авыр, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч һәм файдалы икәненә инандыру.

 

фото: Мәгариф идарәсе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев