Лениногорскилылар тычкан бизгәге авыруын күбрәк басу-кырларда, урманнарда эләктерә, узган ел 31 очрак теркәлгән
Яз җиткәч, вак тычкансыман кимерүчеләрнең саны артуы күзәтелә.
Шуңа бәйле рәвештә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге геморрагик бизгәкне профилактикалау чаралары турында искә төшерә.
Урамда яз. Кояш нурлары күзне иркәли. Күңелле мизгелләр белән бергә язгы мәшәкатьләр дә башлана. Бакча эшләрен башлау, бакчаларны җыештыру, язгы өмәләр вакыты. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, бу - ГЛПС белән авыру куркынычы арта торган сезон. Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк – вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Тычкансыман кимерүчеләр вирусның резервуары булып тора, шуңа күрә чирне дә «тычкан» бизгәге дип атыйлар.
«Лениногорск районы территориясе, тулаем Татарстан кебек үк, ГЛПС авыруы буенча чыганак урыны булып тора, чөнки инфекция барлыкка килү һәм таралу өчен шартлар бар. Авыру дәрәҗәсе биналарда, корылмаларда, янәшәдәге территорияләрдә үткәрелә торган профилактик чараларның сыйфатына, һәр кешенең шәхси профилактикасына бәйле», - ди Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева.
Аның әйтүенчә, Лениногорск санитария хезмәте тарафыннан узган елда тычкан бизгәгенең 31 очрагы теркәлгән. Шуларның 16сы – шәһәр кешеләре, 15е – авылда яшәүчеләр.
“Авыручыларның 22 очрагында Лениногорск районында бакча эшләре, кырга чыгу, басу-кырларда эшләү белән бәйле. Авыру эләктерү урыннары: Лениногорскида – 2, Сугышлыда – 4, Иске Шөгер, Сарабиккол, Яңа Чыршылы, Түбән Чыршылы, Карагай, Югары Каран, Урмышлы, Зеленая Роща, Иске Писмәндә – берәр очрак, Савочкино, Аккүл – ике, Федотовкада өч очрак теркәлгән”, - ди Рамилә Харрасовна.
Авыру йоктыруның 12 очрагы урманнарга, кырларга чыгу, гөмбә җыю (3 очрак), көнкүрештә (16 очрак) эшләү белән бәйле.
Табиб Рамилә Мөхәммәдиева шушы елның беренче кварталында тычкан бизгәгенең ике очрагы теркәлүен дә хәбәр итте. Аның берсе – шофер булып эшләүче ир-ат, икенчесе – пенсионер ханым. Көнкүрештә әлеге авыруны йоктырганнар, беренче очракта – яши торган җирдә, икенчесе Самара өлкәсенең Келәүледә йорт яны участогындагы эш белән бәйле.
- Саннар
- 2024 елда Лениногорск шәһәре һәм районында тычкан бизгәгенең 31 очрагы теркәлгән. Шуларның 25е – эшли торган халык, дүртесе – пенсионерлар. Һөнәри состав ягыннан карасак, 25 эшли торган кешенең 8е – нефтьчеләр, 1- тракторчы, 1 – шофер, калганнары – төрлечә, 1 укучы да бар. Узган елда тычкан бизгәген иң күп йоктыру декабрь аена туры килгән. Анда 11 очрак. Ноябрьдә – 8, октябрь, сентябрьдә – 4 очрак, март, июнь, июль, августта – берәр очрак. Авыруның 9 очрагы Әлмәт, Азнакай, Аксубай районы, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы урманнарына, кырларына чыгу белән бәйле.
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев