Лениногорскилылар - “Закон территориясе” республика конкурсы җиңүчеләре
Казанда республикакүләм конкурска нәтиҗә ясадылар.
Безнең Лениногорск районыннан да әлеге конкурста катнаштылар һәм призлы урыннар алдылар.
Ивановка авыл җирлеге башлыгы Алина Бодряева “Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә өченче урын алды.
«Татнефть» «Лениногорскнефть» идарәсенең начальнигы Михаил Лыков « Хокук саклау эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүе өчен» номинациясендә өченче урын алды.
- “Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Аның инициаторы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы. Конкурсның максаты – җәмәгать тәртибен тэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләрен стимуллаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев