Лениногорскилыларны һәм кунакларны Балтай бәйрәменә чакыралар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны һәм кунакларны Балтай бәйрәменә чакыралар

Районыбызның Мордва Кармалка авылында күптәннән үткәрелүче фольклор бәйрәм бар: ул Балтай.

 Балтай  Троица үткәч, бер атнадан соң үткәрелә.

Быел Мордва Кармалкада Балтай 30 июньдә, 10.00 сәгатьтә башланачак.

“Аю” киендерү, мордва көйләре, җырлары булачак, тирә-күрше районнардан мордва ансамбльләре киләчәк.

Киң күңелле мордва халкы барысын да бәйрәмгә көтеп кала.

 

фото: редакция архивыннан


Нет комментариев