Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны мошенниклар акчаларыгызны арттырабыз дип алдыйлар

Соңгы вакытларда мошенникларның төрле банк логотипларын кулланып, мессенджерлар аша шалтыратулары аеруча ешаеп киткән.

Шушы көннәрдә генә  бер банкның логотибы белән мессенджердан шалтыратуга җавап биреп,  лениногорскилы ханым санаулы минутлар эчендә 15 мең сум акчасын югалткан.

Зыян  күрүче ханыма шалтыратучылар, аның банк счетыннан чит кешеләрнең акча алырга маташулары турында хәбәр иткәннәр. Акчаларын саклап калу өчен, хатын-кыз телефонына алар әйткән кушымтаны урнаштырырга тиеш булган. Аларның  сүзенә ышанган ханым, әйтелгән кушымтаны шунда ук телефонына йөкләткән. Әлеге кушымта телефон мошенникларының чит кешеләрнең онлайн-банкка  ерактан керү мөмкинлеге тудырган. Хатын-кызның  картада булган акчалары бик тиз арада  билгесез исәпкә, дөресрәге, мошенниклар кесәсенә күчеп беткән.

Зыян күрүчеләрнең икенчесе - 58 яшьлек ир кеше.  Ул мессенджердан шалтыратуга җавап биреп, үз акчаларын арттыру мөмкинлеге турында ишеткән. Шалтыратучы үзен инвестицияләр менеджеры дип таныштырган. Лениногорскилыга ул ничек итеп өйдән чыкмыйча гына керемне арттырырга мөмкинлеге турында сөйләгән. Ир кеше, әңгәмәдәшенә ышанып, төрле банклардан 900 мең сумлык берничә кредит рәсмиләштергән һәм аларны «инвестицияләгән».  Баштагы этапта зыян күрүче 100 меңгә якын  акча чыгара да алган, әмма керем алу шуның белән төгәлләнгән, “инвестицияләү компаниясе” аның  шәхси кабинетын ябып куйган.

Зыян күрүчеләрнең икесе дә полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять Кодексы  159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре - мошенниклык буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: Лениногорск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев