Лениногорскилыларны парлы бачата биюе мастер-классына чакыралар
Киттек биергә!
Лениногорск Мәдәният сарае хәбәр иткәнчә, 20 июньдә Лениногорскиның түбән сулыгы амфитеатрында парлы бачата биюе буенча мастер – класс оештырылачак.
Парлы бачата – ул партнерларның романтик һәм эмоциональ үзара бәйләнеше белән характерлана торган хисле латин америкасы биюе.
Ул Доминикан Республикасында XX гасыр уртасында барлыкка килгән һәм вакыт узу белән бөтен дөньяда популярлык алган.
Чара 18.00 сәгатьтә башлана.
фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев