Лениногорскиның 10нчы мәктәп ата-аналар комитеты «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зональ этабында катнашты
Зональ этап Чирмешәндә узды.
Лениногорскиның 10нчы мәктәбенең 10нчы сыйныф ата-аналар комитеты “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика конкурсының зона этабында катнаштылар.
Әлеге зональ бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай һәм Чирмешән мәктәпләреннән барлыгы җиде команда катнашкан.
Командалар “Тату сыйныф серләре” исемле визит карточкаларын тәкъдим иттеләр һәм иҗат проектларын якладылар. Командалар үз эшчәнлекләре белән махсус күргәзмәдә таныштырдылар.
10нчы мәктәпнең 10нчы сыйныфның класс җитәкчесе Альбина Вильданова һәм тәрбия эшләре буенча директор советнигы Альбина Яруллина җитәкчелегендә ата-аналар комитеты укучылар белән берлектә күргәзмә оештырганнар, иҗади проект яклаганнар.
Конкурста урын алмасалар да, Лениногорск ата-аналар комитеты бәйгедә лаеклы чыгыш ясаган.
фото: 10нчы мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев