Лениногорскиның 13нче мәктәп ашханәсе блогында яңартулар бара
Лениногорскиның 13нче мәктәбе ашханәсендә республика программасы буенча ремонт эшләре бара.
Яңарту нәтиҗәсендә мәктәп балаларга ризык әзерләү һәм кабул итү өчен заманча сыйфатлы һәм куркынычсызлык стандартларына туры килә торган пространство алачак.
Азык блогында ремонт июнь аенда башлана. Хәзер монда эшчеләр стеналарга плитә урнаштыралар һәм вентиляцияне монтажлыйлар. Эш күләме зур, ләкин әлегә прроблемалар килеп чыкмады, эшләр план буенча бара, ди 13нче мәктәп директоры Тарас Павлов.
“Барлык инженерлык коммуникацияләрен алыштырдылар, түбәне эшләделәр, тәрәзәләр, ишекләр алышынды”, - ди директор.
Мәктәп 2005 елда ачылган иде. Ашханә залы 120 кешегә исәпләнгән. Азык-төлек блогы шул ук бинада урнашкан балалар бакчасына да хезмәт күрсәтә. Анда 40ка якын бала йөри.
Электрчылар яктырту һәм розеткалар өчен яңа чыбыклар сузалар, аларга барлык кухня җиһазларын тоташтырачаклар. Куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә. Төп эшләр алда, хәзер белгечләр төзелеш мәйданчыгын электр белән тәэмин итүгә юнәлтә.
Азык-төлек блогына капиталь ремонт программасы буенча яңа җиһазлар да кайткан. Якын арада урнаштыру башланачак.
Биредә заманча кухня өчен кирәкле барлык нәрсәләр: электр плитәләре, пар конвекторы, яшелчә кисү өчен җиһазлар, яңа суыткычлар пәйда булачак.
Ашханәдәге мебельләр яхшы хәлдә, шунлыктан аларны калдырырга булганнар. Бик тиздән, сентябрьдә ашханә эшли башлаячак, укучыларны тәмле, сыйфатлы ризык белән тукландырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев