Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 16нчы балалар бакчасында “Яшел ут-2024” республикакүләм конкурсның муниципаль этабы үтте

6 балалар бакчасы, 5 тәрбияче катнашты

Балалар бакчалары һәм анда эшләүче тәрбиячеләр арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча республикакүләм «Яшел ут - 2024» бәйгесенең район этабы  Лениногорскиның 16нчы бакчасында узды.

Конкурста район һәм шәһәрдән 11 балалар бакчасы катнашты.
Тәрбиячеләр төрле номинацияләргә бүленеп, призлы урыннарга лаек булды.

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясендә беренче урынны 32нче бакча, икенче урынны 11нче бакча, өченче урынны 6нчы бакчадан тәрбиячеләр алды.

“Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә беренче урынны Тимәш бакчасы, икенче урынны 12нче бакча, өченче урынны 28нче бакча алды.

Барлык катнашучы тәрбиячеләр дә "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Лениногорск районы буенча профилактика бүлеге тарафыннан дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр зональ этапта катнашачак, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

 

фотолар: Зөлфия Рахмановадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев