Лениногорскиның 1нче мәктәбендә кулланучылар хокукы буенча дәрес-лекция узды
Бүгенге көндә хәтта мәктәп укучылары да маркетплейсларда сатып-алулар ясый.
Ләкин анда да дөрес итеп сатып-алуларны башкарырга кирәк, мошенниклар ятьмәсенә эләкмәскә кирәк. Әнә шуларны күздә тотып, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече 1нче мәктәптә дәрес-лекция уздырды.
Мәктәпнең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен “Маркетплейсларда онлайн-сатып алулар” темасы буенча лекцияне Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова һәм Лениногорск муниципаль районы җирле үзидарә органы белгече Ольга Есипова уздырдылар.
Укучыларга интернетта сатып алуларның кайсы очракта куркынычсыз булуы, товарлар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә һәм мошенникларның хәйләләренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында җентекләп сөйләделәр. Товарны кире кайтаруны дөрес рәсмиләштерүгә аерым игътибар бирделәр, әгәр ул күләме яки фасоны буенча туры килмәгән булса, шулай ук сыйфатсыз товар өчен акчаны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә кайчан кире кайтарып була икәнен аңлаттылар.
“Укучылар актив булды: алар фикер алышуда катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, товар сатып алу һәм кире кайтару вакытындагы кыенлыклар турында сөйләделәр. Мәсәлән, укучыларның берсе курткага онлайн аша заказ ясаганы, ә бөтенләй башка модель килүе турында сөйләде. Без үз чиратыбызда акчаны кире кайтару һәм кире кайтарганда проблемаларсыз рәсмиләштерү ысулын сөйләдек”, - ди Наталья Платонова.
Лекция азагында барлык катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати брошюралар тапшырылды, алар балаларга товар сатып алганда һәм күңелсез хәлләргә эләкмәскә ярдәм итәчәк.
Укучылар теоретик белемнәр генә түгел, ә көндәлек тормышта кирәк булачак практик киңәшләр дә алдылар.
фото: Н. Платонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев