Лениногорскиның 20нче балалар бакчасында әкият геройлары белән берлектә Сабантуй үтте
Зур масштабта үткәрелде.
Шәһәрнең 20нче балалар бакчасында чын мәгънәсендә Сабантуй гөрләде.
Бәйрәм халыклар дуслыгы белән башланды: милләт вәкилләре: чувашлар, марилар, мордвалар, татарлар, руслар кунакка килде. Алар белән уеннар уйнадылар.
Аннары иң кызык өлеше - әкият геройлары килеп керде: Тукай әкиятеннән Шүрәле белән Батыр да килеп җиткән. Әй балалар куанып, шатланышып каршы алды да соң!
Бакча ишегалдындагы мәйданда Сабантуйдагы уеннар башланды. Балалар барысы да катнашырга әзер икәнлекләрен күрсәтте. Капчык киеп йөгерделәр, канат тарттылар, чүлмәк ваттылар, уенчык ат белән “ат чабышында” катнаштылар, хәтте герләр дә күтәреп карадылар.
Һәр ярыш көлүләр, шат авазлар белән яңгырап торды. Ә мәйдан ничек матур итеп, ямьле итеп бизәлгән иде, барысы да ачык, якты төсләрдә.
“Бәйрәмгә ата-аналар килде. Барлык бакча хезмәткәрләре катнашты. Ата-аналар белән уеннар да уйнадык. Һава торышы да бик матур булды”, - ди тәрбияче Лилия Афандиева. Аның әйтүенчә, Сабантуй бәйрәменә дип, җырлар, шигырьләрне махсус татарча өйрәнгәннәр.
Балалар уеннардан соң җырлаганнар, биюләр башкарганнар. Костюмнар киеп чыккан балалар, кайсы милләт костюмын кигән булса, шул телдә шигырь сөйләгән.
Костюмнар дигәннән, 20нче балалар бакчасы хәзер бәйрәмнәргә костюмнар эзләп интекми. Грант акчасы хисабына яңа костюмнар тектерткәннәр. Әкият геройлары, төрле халык костюмнары да бар икән.
Соңыннан исә барысы бергә “дуслык әйлән-бәйләнендә” катнашты.
Ахырдан тәмле кош теле белән сыйландылар.
Розалия Мостафина
фотолар: балалар бакчасыннан








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев