Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 4нче мәктәбендә Шамил Бикчурин исемендәге фәнни-практик конференция үтте (+ фотолар)

Шәһәребезнең 4нче мәктәбендә Шамил Бикчурин исемендәге икенче зонакүләм фәнни-практик конференция узды.

Конференциягә үз эшләрен тәкъдим итәргә дип, Лениногорск, Баулы, Әлмәт, Нурлат, Чаллы шәһәрләре мәктәпләреннән килгәннәр, шулай ук Мордовиянең Рузаевка районыннан онлайн-режимда ике катнашучы бар иде. Барлыгы 43 катнашучы булды.

Конференциядә катнашучыларны 4нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов сәламләде. “Без бүген үз мәктәбебездә конференциягә килүчеләрне шатланып каршы алабыз. “Чишмә” берләшмәсе дә бүген безнең белән . Бу яшь эзләнүчеләр форумы, татар шагыйрьләре, язучыларының  иҗатын тирәнтен өйрәнү, кече Ватаныңның тарихын белү форумы. Конференциядән укучылар бүген бик тә кирәкле булган – коммуникатив күнекмәләр алырлар. Әлеге конференция “Татнефть” ярдәме белән һәм “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы, аның җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов ярдәмендә тормышка ашты. Без аларга бик рәхмәтле”, - ди Юрий Гаврилов.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Лениногорск районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ирек Хәнипов  яшь эзләнүчеләргә уңышлар теләделәр.

Быелгы конференциянең үзенчәлеге: бер секция эше гаиләләргә багышланды, монда гаиләләр катнашты.

Конференциядә укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен 4 секциядә тәкъдим иттеләр, икесе – бары тик укучылар өчен генә, берсе – гаиләләр өчен. Иҗади, инициативалы укытучылар өчен аерым түгәрәк өстәл оештырылды.
Туган якны өйрәнү секциясендә чыгыш ясаучы 4нче мәктәп укучысы Айрат Салахов үз ягыңның язучыларын белергә кирәк, дигән фикердә тора.

“Мин бүгенге конференциядә Җәмит Рәхимов турында эшемне тәкъдим иттем. Ул нефтьчеләр турында, аларның эшләрен тасвирлап язган. Шулай ук ул татар телен үстерү яклы булган. Җәмит Рәхимов – безнең якташыбыз. Миңа аның гади кешеләр турында үтемле итеп яза белүе ошады. Бу конференциягә катнашыр алдыннан, Җ. Рәхимовның “Зәңгәр моң” повестен укып чыктым. Анда Татарстан тарихы, нефтьчеләр турында язылган”, - ди Айрат Салахов.

Язманы тулырак итеп "Заман сулышы" газетының киләсе саныннан укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев