Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 5нче мәктәбендә В.Д.Шашин исемендәге республика фәнни-практик конференциясе үтте

Язгы каникулның беренче көнендә Лениногорскиның 5нче мәктәбендә В.Д. Шашин исемендәге республика фәнни-практик конференция узды, быелгысы – сигезенче мәртәбә.


Быел конференция Татарстан нефтенең 80 еллыгына, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланды. Форум катнашучыларын 5нче мәктәп директоры Галина Новичкова һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде.

Татарстан мәктәпләре һәм урта һөнәри уку йортларыннан катнашучылар белән үтә торган конференция онлайн-режимда узды. Оештыручылар сүзләренчә, сайлап алу турына 150дән артык эш алынган. Яклауга 125 эш кертелгән. Конференциядә яшь эзләнүчеләр Бөгелмә, Спасс, Азнакай, Актаныш, Нурлат, Яңа чишмә, Биектау, Саба, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казаннан иде.  Барлыгы 10 секция эшләде ул көнне. “Яшь эзләнүчеләр” секциясендә башлангыч сыйныф укучылары белемнәрен күрсәтте.

Төбәкне өйрәнү, тарих, экономика секциясендәге эшләр төрле һәм кызыклы иде. Укучылар криптовалютадан алып, пенсия эшчәнлеге буенча булган эшләрен якладылар. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы темасы  - монда беренче урында.  Шунысын да әйтергә кирәк: төбәкне өйрәнү, тарих, экономика секциясендәге эшләр иң күбе иде, монда 17 чыгыш тыңладылар.

Һәр секциядә эшләрне тыңлап, бәяләп баручы комиссия әгъзалары составында – “Татнефть” компаниясе белгечләре, югары квалификацияле мәктәп укытучылары,  уку йортлары педагоглары, Лениногорск оешмалары җитәкчеләре иде. Алар эшләрнең югары әзерлекле булуын билгеләп үтте.

Конференция нәтиҗәсендә, форумда 9 катнашучы – җиңүче, 20се – призер, 21е лауреат булды.

Сүз уңаеннан, педагоглар шулай ук аерым секциядә үзләренең эшләре буенча сәләтләрен күрсәттеләр, мастер-класслар уздырдылар.

Конференция Татарстан Мәгариф һәм фәни министрлыгы, “Татнефть” компаниясе, “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы ярдәмендә узды. Конференциягә финанс ярдәме «Татнефть»нең яшь хезмәткәрләренең инициатив проектлары конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев