Лениногорскиның 8нче мәктәбендә ремонт эшләре бара
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 8нче мәктәбендә ремонт эшләре бара

Мәктәп күзгә күренеп матурая.

Лениногорскиның 8нче мәктәбе үз социаль челтәре битендә хәбәр иткәнчә, мәктәпнең эчке ягында ремонт эшләре 1 апрельдә башланган.  Планлы ремонт эшләренә туры китереп, 30 мартта мәктәп җитәкчелеге һәм подрядчы оешма арасында сөйләшүләр узган.  Эш күләме зур, шунлыктан 1 апрельдән үк ремонтка тотынганнар.

Эшчеләр стеналарны тигезлиләр, якты матур төсләргә буйыйлар, идәннәр, түшәмнәр яңадан ясала. 

Тиздән мәктәпнең эчке ягы бик матураеп китәчәк, укучыларны яңача каршы алыр. 

фотолар: https://vk.com/public216689749?w=wall-216689749_125

 

 

 


Нет комментариев