Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның “Ак калфак”лары сәламәтләндерү үзәгендә бәйрәм тамашасы уздырды (+ фотолар)

14 гыйнварда – искечә яңа елда Лениногорск “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары “Долголетие” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә яңа ел тамашасы уздырды.

Бу хакта безгә – редакциягә “Ак калфак” оешмасының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Тәслимә Рафикова хәбәр итте.

“Сүзләремне "Кыш бабай" ролен башкарган шәхес буларак, рәхмәтләрдән башлыйм әле. Минем капчык бүген күтәрешле дә түгел иде, сөбханалла! Тәмле конфет, печеньелар алып килгән кызларыбызга алланың рәхмәтләре яусын!

Лениногорск шәһәренең сәламәтләндерү үзәгендә “Ак калфак”лы дусларыбыз белән күңелле итеп "Яңа ел тамашасы" уздырдык. Яңа ел тамашасын карарга җыелган шәһәребезнең лаеклы ялдагы шәхесләре безнең яңа ел әкиятен  зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Уеннарда да  теләп катнаштылар. Кыш бабайга шигырь, биюләрен дә бүләк итте алар. Әкият геройлары тамаша барышында үзләренең чын сәхнә осталары икәнлекләрен күрсәттеләр.

Бергәләп Кар кызын урманның усал, хәйләкәр геройларыннан коткаргач, шатланып чыршы тирәли җыр-бию дәвам итте. Өлкән яшьтәге апа-әбиләребез “Ак калфак”лы кызларыбызның татлы күчтәнәчләрен Кыш бабай капчыгыннан шатланып кабул иттеләр. Безне кабат чакырып, алдагы очрашуларга кадәр диеп, озатып калдылар”, - дип хәбәр итә Тәслимә Рафикова.

 

фотолар: «Ак калфак» оешмасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев