Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның баш табибы Рим Әмиров Бөтенроссия студентлар отрядлары слетында булды

3-6 ноябрьдә Кемеровода Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узды.

Сәламәтлек саклау комиссиясе составына Лениногорск район Үзәк хастаханәсенең баш табибы Рим Әмиров чакырылган иде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Лениногорскида "Татнефть"  ярдәме белән студентлар отряды эше икенче ел рәттән башкарыла.

Төп илкүләм бурычларны хәл итүдә катнашу теләге һәрвакыт студентлар отрядлары катнашучыларын аерып тора. Хәрәкәттә катнашучылар үз көчләрен зур төзелешләрдә һәм ягулык-энергетика комплексы объектларында, сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләрендә, социаль өлкәдә, агросәнәгать комплексында, транспорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә куллана.

Слет кысаларында студентлар отрядлары эшчәнлегенең биш юнәлеше буенча һөнәри осталык конкурслары узды.

2023 елның ноябрендә Казанда Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 60 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/leninogorsk-uzak-xastaxananen-bas-tabiby-botenrossiya-studentlar-otryadlary-sletynda-buldy-5862613

фотолар: https://vk.com/id578553894

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев