Бу хакта Әлмәт территориаль органы хәбәр итә
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ОЭБ һәм ПК хезмәтенең хезмәткәрләре тарафыннан Лениногорскиның бер кибетендә шәхси эшмәкәрнең легаль булмаган алкоголь продукциясе белән сату итүе ачыкланган.
Законсыз сатудан алынган алкоголь продукциясе күләме – 279 шешә сыра.
Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык каралган.
Материал Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документлар тикшерү эше бара.
Нет комментариев