Лениногорскидан бер проект «Күрше фест» республика конкурсының кышкы сезонында җиңеп, чаралар уздыруга грант алды.
Проект Татарстан Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Анда республиканың төрле район-шәһәрләреннән катнашалар. Кышкы сезонда иң күп гариза бирүчеләр - Яр Чаллыдан булган.
Кышкы сезонда 1 мең 448 заявка арасыннан 49 проект җиңүче була.
Шуның берсе – Лениногорскидагы Балалар иҗат йортының «Тепло семейных традиций» («Гаилә традицияләренең жылысы») проекты.
Алар шәһәребездә өч чара уздырачак.
Нет комментариев